Безгә язалар

Чирмешән китапханәчеләре ветераннарга боегырга ирек бирмиләр

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә "Хатын-кыз көндәлеге" дип аталган искиткеч матур әдәби кичә оештырдылар. Анда безне - пенсионерларны да дәштеләр. Әлеге чарада катнашучыларны "көндәлек" үткәннәргә алып китте: безгә билгеле һәм билгеле булмаган аристократ дворян хатын-кызларын, Бөек Ватан сугышы хатын-кыз солдатлары образларын тәкъдим иттеләр. Сер итеп сакланган, яшерен көндәлекләреннән...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә "Хатын-кыз көндәлеге" дип аталган искиткеч матур әдәби кичә оештырдылар. Анда безне - пенсионерларны да дәштеләр. Әлеге чарада катнашучыларны "көндәлек" үткәннәргә алып китте: безгә билгеле һәм билгеле булмаган аристократ дворян хатын-кызларын, Бөек Ватан сугышы хатын-кыз солдатлары образларын тәкъдим иттеләр. Сер итеп сакланган, яшерен көндәлекләреннән без аларның күбесенең аяныч язмышлары хакында белдек.

Ә программа тәмамлангач, китапханәчеләр хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләделәр, чәчәкләр, бүләкләр бирделәр, ахырдан чәй табынына дәштеләр.

Шундый кызыклы кичә оештырганнары, безгә - өлкәннәргә күрсәткән игътибарлары өчен, китапханә директоры Рузилә Минхәеровага, шулай ук Зинаида Долгополовага, Маргарита Игнатьевага, Оксана Сафиуллинага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без - пенсионерлар "тере аралашуга" күнеккән совет чоры кешеләре, бу безгә бүген дә мөһим.

Китапханәдә шундый кичәләр еш уздырылу - мактаулы гамәл. Төрле чаралар оештырып халыкның күңелен күрүче "Рус милли-мәдәни берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы активистлары Ирина Митяевага, Елена Ланкинага, Тамара Тимохинага, Ирина Суворовага да рәхмәт.

Екатерина Пестова, Таисия Булычева.

Чирмешән авылы.

Ландыш Зыякова фотолары


undefined китапханәчеләр ветераннарга боегырга ирек бирмиләр

Нет комментариев