Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Тычкан бизгәгенә каршы бергәләп көрәшергә

Быел районда бөерләрне зараралаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең ике очрагы теркәлгән, 2024 елда бу авыруны дүрт райондашыбыз йоктырган, 2023 елда ике кешегә шундый диагноз куелган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан республикасы буенча территориаль идарәсе бүлеге хәбәр итте.

Безнең район, бөтен Татарстан Республикасы кебек үк, геморрагик бизгәк яки тычкан авыруының табигый учагы булып тора. Бу чирне йоктыру куркынычы авыл халкы, авыл һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре, шулай ук табигатькә еш чыгучылар арасында күбрәк.

-Авыру кешегә йогышлы кимерүчеләрдән, нигездә, аларның биологик бүлендекләре, һава яки пычранган ризык һәм су аша күчә. Ул кешенең үпкәсенә сулыш юллары аша эләгә, шуннан кан тамырлары аша башка органнарга күчә, - диде Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Динара Талипова. – Геморрагик бизгәк авыруын йоктырмас өчен санитария чараларын үтәү мөһим. Дачада һәм урманнарда азык-төлекне герметик савытларда саклагыз, кайнаган су гына эчегез.

Сарайларны, базларны  яки башка буш торган биналарны эш алдыннан яхшылап җилләтегез, маска һәм перчаткалар киегез. Участокларда үләнне вакытында чабыгыз, кимерүчеләргә каршы көрәшегез. Чүп-чар яндырган төтенне суламау зарур.

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк кискен башлана: температура күтәрелә, тән авырта, кайчакта күз күреме дә начарлана. Беренче симптомнар булу белән табибка мөрәҗәгать итү кирәк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев