Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Туганнарга нәрсә турында сөйләргә ярамый?

Туганның да ниндие юк...

Ә сезнең туганнарыгыз аена никадәр акча алуыгызны, никадәр бурычыгыз булуын беләме?

Безнең халыкта туганың белән тату яшәү иң фарыз гамәлләрдән санала. Туганнар арасындагы дуслык – изге кыйммәт ул. Әмма тормышта туганнарыңа сөйләргә кирәкмәгән әйберләр дә бар. Психологлар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү буенча белгечләр менә ниләр турында туганнарга әйтмәскә киңәш итә.

Никадәр акча алуыгызны

Сезнең киемегезнең никадәр булуын туганнарыгызның белмәве хәерле. Бигрәк тә хәлле кешенең акчасын бүлергә яратучылар күп була: “Бай яши, шул туганыбызга ярдәм итсә була инде, анысына фатир сатып алуга акча биреп торса да ярый..."- дип әйтүче бер-ике туганыгыз барыбер табылачак.

Никадәр бурычыгыз булуын

Бурычка баткан кешегә беркем тарафыннан да мөнәсәбәт яхшы булмавы ачыктан-ачык. Хәтта сез бурычыгызны үзегез түләп, киметеп барган очракта да "акча тота белми" дип, гаеп тагучы булачак.

Нәрсәгә акча тотынуыгызны

Сез эшләп тапкан акчага – сез ия, аны ничек телисез, шулай тотына аласыгыз. Ничә сумга нәрсә алуыгыз турында беркемгә дә бәян итеп барырга кирәкми.

Эш буенча көтелгән үсеш турында

Җитәкчегез сезне югарырак урынга күтәрергә теләве турында әйткән икән, бу хакта шунда ук бөтен туганнарга хәбәр итәргә кирәкми. Әлегә ул вазыйфага сезне тәгаенләгәннәр, хәл-торыш көтмәгәндә үзгәрүе дә мөмкин. Шуңа күрә барысы да хәл ителгәч сөенче алу яхшырак.

Нәрсәдер алырга теләвегезне

Зуррак әйбер сатып алырга теләсәгез, бу хакта бөтен туганнарыгызга сөйләмәгез. Араларында "нәрсәгә ул сиңа, акча әрәм итеп" дип әйтүче табылуы бар. Әгәр берәү белән киңәшләшергә кирәк икән, бу эш буенча яхшы хәбәрдар булган, чыннан да урынлы киңәш бирә алырлык туганыгыз белән генә сөйләшегез.

Кая ялга барырга җыенуыгызны

Әгәр туганнарыгыздан аерым ял итәргә теләсәгез, бу хакта аларга алдан әйтми тору яхшырак. Әйтергә кирәк икән, эш буенча барырга җыенам, дияргә була.

Яңа эшкә күчәргә теләвегезне

Бу хакта бигрәк тә олырак яштәге туганнарыгызга әйтмәү хәерле, чөнки алар үзгәрешләрне авыр кабул итә. Алар иртә сезнең өчен борчыла башлаячак, кемгәдер сез бара торган урын ошамаячак, өченчесенә...

Гаиләдәге авыр хәлләр турында

Ирегез яки хатыныгыз белән сүзгә килештегез, ди. Бу хакта кемгә-кемгә, әмма туганнарга сөйләргә киңәш ителми. Сез җәмәгатегез белән барыбер дуслашачаксыз. Ә туганнарыгыз күңелендә ул кеше турында начар фикер, юшкын калачак. Моның белән сез алар алдында ирегезнең (хатыныгызның) бәһасын гына төшерәчәксез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев