Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Кәминкәдә тансык оныкка Зөһрә дип исем кушканнар

Елның соңгы айларында районыбызның кайбер яшьләре әти-әниләрен ничек кенә сөендермәгән.

Фатыйма Габдуллина (Кармыш): - Декабрьнең беренче атнасында күптән көтелгән  күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль булдык. Кызыбыз Гүзәл белән киявебез Рамилнең никах туен уздырдык. Барлык туганнар белән җыелышып, мәҗлесне өйдә үткәрдек. Яшьләр Әлмәт шәһәрендә эшлиләр һәм яшиләр.

Наталья Яманова (Ивашкино): - Ноябрь аенда улыбыз Михаил армия сафларыннан кайтты. Әти-әни өчен моннан да зуррак шатлык була аламы икән. Бу сөенечне уртаклашырга туганнар, дуслар, якыннар җыелды. Улыбыз берничә атна кунак булганнан соң, Яр Чаллыга китте. Ул анда эшли һәм укый. Инде Яңа елга әзерлек башланды, аны гаилә белән өйдә каршыларга ниятлибез.

Нурания Гарифуллина (Түбән Кәминкә): - 28 ноябрьдә бишенче оныгыбыз туды. Олы улларыбызның икешәр малайлары бар иде, өченче улыбыз Зөфәр белән киленебез Илсөя көтелгән кыз - онык бүләк иттеләр. Аңа Зөһрә дип исем куштык.

Эльвира Шарапова (Чирмешән): - Күп балалы гаиләдә мәшәкатьләр бетми инде ул. Динарабыз югары уку йортында соңгы курста укый, алда дәүләт имтиханнары көтә. Биш ай ярым Төркиядә практикада булды, бу кадәр озак аерылышып торган юк иде, бик сагындык. Ә бәләкәйләребез әлегә яныбызда, лицейда укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев