Тиешсез вакытта балалары урамда йөргән чирмешәнлеләргә штраф яный
Сорау-җавап
Хөрмәтле редакция, ачыкларга ярдәм итегез. Безнең ишегалдында балалар җыелалар һәм уйныйлар, әмма бу өлкән яшьтәге кайбер кешеләргә ошап бетми. Кичке сәгать 10да алар балаларны куа башлыйлар. Балигъ булмаганнарга кичен урамда ничәгә кадәр йөрергә мөмкин? Җавап бирегез әле, зинһар.
Бер төркем ата-аналар.
Чирмешән.
Бу сорау белән район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Диләрә Игнатьевага мөрәҗәгать иттек.
- "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында" 2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә ,18 яшькә кадәрге балаларның кышын 22дән 6 сәгатькә кадәр, җәй көне – кичке сәгать 23тән иртәнге 6га кадәр ата-аналарсыз, яки ата-ананы алмаштыручы затларсыз өйдән читтә булуы тыела (җәйге вакытта 1 июньнән 31 августка кадәр - 23:00дән 6:00гә кадәр). Димәк, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр урамнарда һәм җәмәгать урыннарында бу вакыттан тыш кына була ала дигән сүз. Әгәр алар урамда 22:00дән соң яки 6:00гә кадәр олылар озатуыннан башка йөрсәләр, бу закон бозу булып санала. “Комендант сәгатен” бозган очракта, аларның законлы вәкилләре: ата-аналары, опекуннары, попечительләре җаваплылыкка тартыла. Законны бер тапкыр бозган өчен җәза кисәтүдән яки биш йөз сумга кадәр штрафтан гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев