Татарстанның бер авылында эсселек +46 градуска җиткән
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, аномаль эсселек һичьюгында шимбәгә кадәр сакланачак.
Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче ханым кичә үзенең термометрында терекөмеш баганасының +46 градуска кадәр күтәрелгәнлеген әйткән. Ул термометрын фотога төшереп (16.00сәгатьтә), “ТНВ”га җибәргән.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, аномаль эсселек һичьюгында шимбә – 6 июльгә кадәр сакланачак. Бу көнне шулай ук кыска вакытлы яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә җил көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев