Татарстанлыларга бәйрәм көннәрендә рәсмиләштерелгән «больничный» өчен түләүнең ничек итеп алып барылуын аңлаттылар
Бәйрәм көннәре хезмәткә яраксызлык (больничный) кәгазенә кертелә һәм гадәти эш көннәре кебек үк түләнә. Моны «АККОР»ның персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше директоры Юлия Санина сөйләде.
Россия кануннарында мондый очраклар өчен махсус искәрмәләр каралмаган: әгәр чир бәйрәм көннәренә туры килсә, больничный рәсмиләштерелгән дәвердә гомуми исәпкә алына.
Эксперт сүзләренчә, мондый очракларда пособие исәпләүнең бернинди махсус кагыйдәләре дә юк: «Хезмәткә яраксызлык кәгазендә күрсәтелгән һәр көн өчен хезмәткәргә түләү алып барыла. Хезмәткә яраксызлык кәгазе календарь көннәре буенча рәсмиләштерелә, аның дәвамлылыгы анда күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Бәйрәм көннәре булу бу дәвамлылыкка йогынты ясамый».
Гүзәл Шәфыйкова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев