Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга керү тыела
Татарстан Республикасы территориясендә 8 июльдән 21 календарь көн дәвамында гражданнарга урманнарга бару һәм анда транспорт чараларында керү чикләнә.
ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын алып баручы - Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин: “Бәхеткә, бездә урманнарда янгын очраклары юк, шулай да без бу хакта сөйләшергә, аны булдырмауны алдан кисәтергә тиеш,” – диде.
Янгын куркынычы октябрь айларына кадәр саклана. Урманнарга керү юлларына шлагбаумнар урнаштырылган, минеральләштерелгән полосалар ясалган. Урман янгыннарын булдырмау максатында авиапатруль һәм җир өсте патруле эшли. Көз көне урман буйларын корыган үләннәрдән арындыру, аны чабып калдыру да зур саклык чарасы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев