Сыйфатлы һәм татлы карбыз ничек сайларга?
Белеп торыгыз

Сыйфатлы һәм татлы карбыз ничек сайларга?

РФ авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары Леонид Холод сыйфатлы һәм татлы карбызны сайлау өчен киңәшләре белән уртаклашты

«Хәзер заманалар үзгәрде: иртә өлгерә торган грунт карбызлары бар. Мәсәлән, Урта Азия һәм Кавказ арты карбызларын теплицаларда үстерәләр, шуңа күрә алар иртәрәк өлгерә. Бу – ашарга яраклы карбызлар, аларны июнь ахыры – июль башыннан сатып алырга мөмкин», – диде ул.

Шулай ук башка климатта үстерелә торган чит ил карбызлары да бар. «Россия кибетләрендә һәм базарларда инде 1 ай дәвамында Иран карбызлары сатыла. Анда карбызны кыш көне үстерә торган урыннар бар, шуңа күрә хәзер сату нокталарындагы карбызларны ашарга ярый. Мин аларны химиясез дип уйлыйм, чөнки чикне узганда аларны тикшерәләр», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, карбызны сайлаганда, аның тишексез булуына һәм йомшак булмавына игътибар итәргә кирәк. «Әгәр карбыз йомшак икән, димәк, ул иң тәмлесе түгел», – ди Леонид Холод.

Шулай ук ул карбызны сайлаганда аңа шакып карарга киңәш итте – ул яңгырап торырга тиеш, диелә хәбәрдә.

чыганак


Нет комментариев