Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Россиядә җәйнең нинди булачагы билгеле

Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, диде Роман Вильфанд.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Парламентская газета» белән әңгәмәсендә җәй көне Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлады. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Метеоролог сүзләренчә, мондый фараз беренче чиратта илнең Европа өлешендә яшәүчеләр өчен актуаль.

«Җәй, гомумән алганда, Россиянең Европа өлешендәге уртача киңлекләрендә, Мәскәү өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә җылы булачак», — дип белдерде Вильфанд.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, шулай да хәзер озак вакытка фараз ясау кыен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев