Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кармышта Оркыя әби өен музей иткәннәр

Кармыш авылында яшь буын үткән тарихыбызны үз күзләре белән күрсен өчен музей булдырганнар.

Авыл китапханәчесе Фатыйма Габдуллина җитәкчелегендә эшләнгән музейда авыл кешеләренең тормышын күзалларга мөмкин. Тарих почмагын, үткән ел бакыйлыкка күчкән Оркыя әби Хәйруллина йортында  ясаганнар.

-Мәрхүмәнең ашына барган әбиләр әйтте бу фикерне. Оркыя әбинең балалары, якын туганнары юк, ә өендә элеккеге авыл тормышын күрсәтү өчен бөтен җиһазлар бар. Мин боларны барып күргәч, үземә дә кызык булып китте, - диде авыл китапханәчесе. – Барысын да китапханәнең “Илһам” түгәрәгенә йөрүче апалары ярдәме белән эшләдек.

Түгәрәк членнары өйне җыештыралар һәм җиһазларны кеше яши торган йорт кебек көйләп куялар. Биредә элеккеге тормышка күчкән сыман: җиһазлар, өй уртасындагы мич тә күпләр өчен кызыклы.

Мәктәп яны лагерында ял итүче укучылар музейның тәүге кунаклары булган. Балалар биредәге экспонатларны кызыксынып караган, Фатыйма апалары сөйләгәннәрдән күп яңалык белгәннәр. Түгәрәк членнары да музейга экскурсия ясаганнар, әбинең нигезендә дога укыганнар.

-Планнар бар әле, мичнең төзеклеген тикшереп, биредә мич ашлары пешерү буенча мастер-класс уздырырга да уйлыйм, - диде Фатыйма Габдуллина. – Экспонатлар артып тора, авылдашлар да китерә. Бу музей шәһәрдән кайтучалар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

фото: Фатыйма Габдуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев