Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Искекадилылар китап бүләк итә

Иске Кади авыл китапханәсендә “Китап бүләк ит!” акциясенә старт биргәннәр. Авылга концерт белән килгән Гөлүсә Шаһбан да ике китабын бүләк иткән.

Мондый акция китапханәдә ел да оештырыла. Бүләк ителгән китаплар киштәсендә инде 100дән күбрәк китап урын алган.

-Фәния Хәмидуллина, Фәнис Нуретдиновлар үзләренең шәхси китапханәләреннән байтак китап бүләк иттеләр, - диде авыл китапханәсе мөдире Рушания Гыйрфанова. – Биредә җирле авторларыбыз бүләк иткән, автографлы китаплар да бар. Әдәби марафонда катнашкач, китаплар бүләк итәләр, алар да шул киштәдә урын ала. Безгә килүчеләр шуннан да үзләре өчен кызыклы китаплар таба.

Әлеге китапларны төрле чараларда оештырылган күргәзмәләрдә дә күрергә була.

Иске Кади авыл мәдәният йортында буккроссинг та бар. Фоейда шундый махсус почмак эшли. Анда 50-60 китап урын алган. Бирегә килгән кеше үзен кызыксындырган китапны алып китеп укый, үз чиратында, ул анда үзенең башка китабын да калдырып китә ала.

Сүз уңаенда. Авыл китапханәсе фондында 6 меңнән күбрәк китап бар.

Рушания Гирфанова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев