Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гүзәлия Омаровадан пәхләвә пешерү рецепты

Югары Чегодай авылында гомер итүче Гүзәлия Омарова көнчыгыш татлы ризыгы – пәхләвәне еш пешерә, заказ бирүчеләрнең дә гозерләрен кире какмый.

Ташкент шәһәрендә туып үскән якташыбыз анда яшәгәндә дә камыр ризыклары пешерергә яраткан, бу шөгылен Югары Чегодайга кайтып төпләнгәч тә дәвами итә. Кунакка барганда күчтәнәчкә дә үзе пешергән татлы ризыкны ала. Гүзәлия апа пәхләвә пешерү рецептын газета укучылар белән дә уртаклашты.

Камыр өчен 0,5 литр өй каймагы, 0,5 килограм “Хозяюшка” маргарины, 0,5 бал кашыгы чәй содасы, 3-4 йомырка сарысы, тоз һәм он кирәк була. Йомшартылган маргаринга тоз һәм он кушып уарга, икенче савытта каймакка сода һәм йомырка сарысын салып болгатып, күпертергә. Әлеге ике массаны кушып, уртача йомшаклыкта камыр басарга. Әзер камырны пленка белән каплап ял итәргә куябыз, ул арада эчлек әзерлибез.

7-8 йомырканың агын, миксер белән бутап күпертергә, шуңа ике стакан шикәр комын әкренләп салып, болгатуны дәвам итәргә. Күпергән массага 400-500 грамм вакланган әстерхан чикләвеге һәм бер стакан киш-миш йөземен салып пластмасса кашык белән генә бутарга (тимер кашык ярамый).

Әзер камырны дүрт өлешкә бүлергә. Гүзәлия апа, гадәттә, пәхләвәне калай табада - противеньда пешерә. Юка итеп җәелгән камырның икесен противеньга салып духовкада пешереп алырга. Өченче җәймәне форманың төбенә салып, өч өлешкә бүленгән эчлекнең берсен камыр өстенә җәябез. Аның өстенә пешкән җәймәне куеп, тагын эчлек салырга һәм шулай кабатларга. Дүртенче җәймә белән пәхләвәнең өстен ябып, бәлеш кебек бөреп куярга. Мичкә тыкканчы ромбик формасында, өченче катламга кадәр генә киселә, ромбиклар өстенә әчтерхан чикләвеге төзеп бизәлә. Камыр өстенә тугланган йомырка сарысын сөртеп, 150 градуслы мичтә 30-40 минут пешерергә. Пәхләвәнең өсте кызаргач, мичтән алып, ромбикларны төпкә кадәр кисеп бетерергә һәм өстенә суда эретелгән бал сибәргә. Шуннан соң кабат 5-10 минутка мичкә тыгып алырга. Пәхләвә әзер дә. Тәмле булсын!

Фото: https://ru.freepik.com

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев