Электроника бәясе 50 процентка кыйммәтләнәчәк
Белеп торыгыз

Электроника бәясе 50 процентка кыйммәтләнәчәк

Инде узган елдан ук электрониканың кыйммәтләнүен сизә башладык. Бәяләр быел да үсәчәк. Ул гына да түгел – халык техниканың 50 процентка артуын көтә.

Ел башыннан бирле электроника бәясе 5-20 процентка күтәрелгән инде. Сәбәбе – дөнья базарында аның өчен төп компонентларның – матрица, экран, видеокарталарның һ.б. җитмәве. Шуларның 80 проценты Кытайда җитештерелә.

Ә бу илдә бер ел элек – коронавирус таралуның беренче дулкынында ук электроника детальләрен җитештерү кимегән. Производствоны кисәк кенә көчәйтеп җибәрә алмыйлар. Хәзер Кытайда Яңа елны бәйрәм итүләреннән чыгып фикер йөртсәк, электрониканың зур өлеше Россиягә март-май айларында гына килеп җитәчәк, дигән фикердә белгечләр.

Белгечләр уйлавынча, техника бәясе ел дәвамында 10-40 процентка артачак. Бигрәк тә ноутбуклар кыйммәтләнәчәк (40-50 процентка), "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев