Чирмешәнлеләр дә “Җиңү диктантына” кушылачаклар
25 апрельдә республикада, шул уңайдан Чирмешәндә дә, “Җиңү диктанты” – Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тикшерү акциясе уза.
Район үзәгендә әлеге чара бу атна җомгасында өч мәйданчыкта: Чирмешән лицеенда, кадетлар мәктәп-интернатында һәм 2нче Чирмешән урта мәктәбендә оештырылачак.
“Җиңү диктанты” 2019 елдан бирле үткәрелә. 25 сорауга җавап бирергә 45 минут вакыт бирелә. Араларында Татарстан Республикасы белән бәйлеләре дә бар. Сорауларны, гадәттә, Бердәм дәүләт имтиханына сораулар төзүчеләр әзерли.
Акциягә катнашырга теләүчеләр диктантпобеда.рф сайтында теркәлү узарга тиеш. Диктантны шул ук сайтта он-лайн да узып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев