Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлегә, сатып алган сыйфатсыз товары өчен акчасын кайтармаганнар

Чирмешәнле велотренажор сатып ала, әмма җиде ай узгач, проблема килеп чыга: педаль беркетелгән җайланма ватыла. Гарантия срогы – ике атна. Ул кибеткә, акчаларны кире кайтаруны таләп итеп, мөрәҗәгать иткән, ләкин, ни кызганыч, үтенече кире кагылган.

Әлеге хатын-кыз – кулланучы кибет җитәкчелеге законлы эш иттеме, дип ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең райондагы әйдәүче белгеч-эксперты Румия Сөләймановага мөрәҗәгать иткән.

–Мондый хәл һәркем белән булырга мөмкин, шундый очракта югалып калмас өчен, кайбер киңәшләрне үтәү зарур. Гарантия срогы ул – кулланучының сатып алынган товарында нинди дә булса кимчелекләр ачыкланганда, сатучыга яки җитештерүчегә товарның сыйфатына карата таләпләр (кире кайтару, алмаштыру, кимчелекне түләүсез бетерү, бәяне төшерү) куя ала торган вакыты, ә алар кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш, – диде Румия Рафаэль кызы. –Гарантия срогын билгеләү җитештерүче өчен дә, сатучы өчен дә хокук булып тора, ләкин бурыч түгел. Товарның гарантия срогы бетү, анда гарантияле сроктан тыш җитешсезлекләр ачыкланган очракта, аны кире кайтару яки алмаштыру мөмкинлеген һәрвакытта да кире какмый. РФ “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы Законының 19 маддәсе 5 пункты нигезендә, кулланучы, товарның җитешсезлеге товар аңа сатылганчы барлыкка килүен раслаган очракта, сатучыга яки җитештерүчегә товарның сыйфатына карата дәгъва белдерергә хокуклы. Товар ватылу сәбәбен кулланучы исбатлыймы, анысы үз иркендә. Шуны исбатлый алган очракта, кулланучының таләпләре канәгатьләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев