Чирмешәндә гараж янган
Узган атнада районда тагын бер янгын факты теркәлде, монысы инде быел 29 нчысы (былтыр район территориясендә 23 янгын булган).
135 нче Чирмешән янгын-коткару частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атна җомгасында “Чирмешәндә гараж яна”, - дип ГЛОНАСС системасыннан көндезге дүртләр тирәсендә хәбәр кергән.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, монда гаражның агачтан төзелгән мансард өлеше яну ачыклана. Утны сүндерәләр. Беренчел фаразлар буенча, каза электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан.
Быел янгын сүндерүчеләргә Чирмешән, Урманасты Үтәмеш, Иске Үтәмеш, Саминовка, Шешминка, Кара Чишмә, Ивашкино, Иске Элмәле, Лагерка авылларына чыгарга туры килгән.
-Шәхси хуҗалыклардагы ут бәла-казаларының иң күбе электр җиһазларыннан, аларны монтажлау кагыйдәләрен бозу, кыска ялганыш аркасында һәм мичләрне кыздыру, аларны дөрес файдаланмау сәбәпле чыкты, - райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.
Быел һәм узган елдагы янгыннарда ике кешенең гомере өзелгән.
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев