Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән урманчылары тарихы валны чистартырга чакыралар

“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенең язгы этабы старт алды. Ул 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Яз һәм көз көннәрендә оештырылучы әлеге чарага республиканың урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистартуны, аншлаг һәм урман буйларындагы ял итү урыннарын ремонтлауны һәм яңартуны максат итеп куя.

17 майда, шимбә көнне, урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективлары җыелышып район үзәгендәге валга өмәгә чыгарга ниятлиләр. Теләгән һәр кеше аларга кушыла ала.

Бу көнне район урманчылыклары да үз территорияләрендәге урманнарны тәртипкә китерәчәк. Әлеге акциягә авыл җирлекләре Советлары һәм мәктәп коллективлары да кушылачак.

Урманчылар көзге акция барышында да валдан машина-машина корыган агач, ботаклар, каты көнкүреш калдыклары җыйганнар. Шулай ук аншлаглар яңартылган, урман буйларына куелган ял итү урыннары – беседкалар буялган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев