Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән укучылары “Туфан укулары”нда танылган

Аксубайда узган “Туфан укулары” IX төбәк бәйгесеннән чирмешәнлеләр призлы урыннар белән кайтты.

Ел саен Хәсән Туфан истәлегенә аның иҗатын яратучыларны берләштергән бәйге үткәрелә. Ул шагыйрьнең иҗади мирасын пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан оештырыла. Бәйге берничә номинация буенча үтә: Хәсән Туфан шигырьләрен сәнгатьле уку, рәсем сәнгате, декоратив-кулланма сәнгать һәм шагыйрьнең иҗаты буенча автор әсәрләрен башкару.

Бәйге ике этаптан торды. Беренчесендә катнашучылар читтән торып электрон почта аша иҗади эшләрен, укылган шигырьләренең видеоязмаларын җибәрделәр. Икенчесенә үтүчеләр жюри алдында чыгыш ясадылар. Аларның эшләрен күп китаплар авторы, язучы Нәбирә Гыйматдинова, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бәяләде.

Чирмешән лицееның башлангыч сыйныфлары укучылары Сылу Ногманова, Нурия Гыйматдинова, Дилә Гайфуллина, Ләйлә Мөхәммәтшина үз яшьтәшләре арасында беренче урынга лаек булдылар. Вәсилә Мулькаманова һәм Осинот Икромова – икенче урында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев