Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында мәчетләр ремонтлана

Түбән Кәминкә авылы мәчетенә янкорма төзелеше үткән елның көзендә үк башланды. Биредә инде эшләр тәмамланып килә. Тик аны җиһазландыру, тәрәзә пәрдәләре алу өчен байтак акча кирәк.

- 6 метрга 20 метрлы бу янкорманы мәдрәсә буларак төзибез, - диде мәчет мөәзине Рифкать Закиров. – Ул мәҗлесләр уздыру залы буларак та кулланылачак. Биредә аш әзерләү бүлмәсе һәм хатын-кызлар өчен тәхарәтханә дә ясалды. Янкорма сәдака акчалары, авылдашларыбыз ярдәме белән төзелә. Рәхмәт, 50-70 меңәр сум акча бирүчеләр дә бар.

Дин йортында су, канализация челтәрләре әзер, электр үткәргечләр сузылган, җылытыла торган идән ясалган, анда плитәләр түшисе генә калган. Стенеалар штукатурланып, буялган, түшәмнәр дә ясалган, инде ишекләр урнаштырасы бар.

Иске Кади авылының Тукай урамындагы үзәк мәчетенә дә төзүчеләр килергә тиеш. Иң беренче эш итеп мәчет тирәсен тимер койма белән тотып алырга планлыйлар. Коймалар кайтартылган, баганалар булу белән эшкә тотыналар.

-Көзге якка аш әзерләү бүлмәсе – кухняны җиһазларга ниятләп торабыз, - диде мәчет имамы Солтан Мөхетдинов. – Безнең моңа урын бар, котельныебыз иркен, шунда кухня гарнитуры, плитә урнаштырырга уйлыйбыз.

1993 елда ачылган бу мәчеттә һәр елны нинди дә булса төзелеш кузгаталар, барысы да халык ярдәме белән эшләнә. Үткән ел котельный эшләделәр, моңа кадәр түбәсен яңартып, бинаны тышладылар.

Озакламый Лашман мәчетендә дә ремонт эшләре башланачак. Бу авылда дин йортының түбәсен төсле калай белән ябып, манарасын үзгәртеп ясарга планлыйлар. Төзелеш материаллары кайткан да.

Алсу Шәрапова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев