Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районындагы балалар бакчаларында чыгарылыш кичәсенә әзерләнәләр

Быел райондагы балалар бакчаларында тәрбияләнгән 128 бала бакча белән хушлашачак, ягъни 1 сентябрьдә мәктәп бусагасын атлап керәчәкләр. Чыгарылыш кичәләре май ахырына планлаштырыла.

-Быел районда иң зур чыгарылыш район үзәгенең “Әкият” балалар бакчасында көтелә, мәктәпкә бару яше җиткән 20 балага бәйрәм оештырылачак, - диде район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәгъсумова. – Чирмешәннең “Ландыш” бакчасыннан – 16,  “Ромашка”дан – 15, “Каенкай” һәм “Чишмәкәй”дән 11 әр сабый китәчәк.

Ә менә Туймәт, Кара Чишмә, Югары Кәминкә, Иске Үтәмеш, Иске Котыш, Утыз Имән авыллары балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре булмаячак, быел аларда мәктәп яшендәге балалар юк.  Иске Кади, Югары Кармалка һәм Әмир балалар бакчаларыннан бары берәр бала мәктәпкә китәргә тиеш.

Сүз уңаенда, үткән елда да  районда 128 бала бакча белән хушлашкан булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев