Соңгы көннәрдәге яңгырлар уракны нык тоткарлый. Бүген, ягъни 13 август иртәсенә районда уртача 10 миллиметр күләмендә яңгыр яуган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, августның үткән 13 көнендә 53 миллиметр яңгыр яуган (августның уртача айлык нормасы - 56). 1, 2 августта унар миллиметр явым булган, 3ендә – 3, 5ендә 5 миллиметр, 4, 6, 7, 8 августта көннәр аяз торган, 10, 11, 12 августта бишәр миллиметр яңгыр явуы теркәлгән.
Июльнең соңгы атнасы да яңгырлы булды. Җәйнең икенче аенда уртача 41 миллиметр яңгыр яуган (норма – 55,9).
Нет комментариев