Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче

Рөстәм Җәүдәт улы Мостафин район дәүләт ветеринария берләшмәсенә баш дәүләт ветеринария инспекторы итеп билгеләнде.

Ул 1969 елда Самара өлкәсенең Шентала районы Денис авылында туган, хезмәт эшчәнлеген гади колхозчы булып башлый. Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлагач, 1994 елда Чирмешән ветстанциясенә эпизоотолог ветеринар табиб вазыйфасына билгеләнә һәм бу вазыйфада 12 ел хезмәт куя. 2006 елдан 2017 елга кадәр Чирмешән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары, аннан соң ветеринария лабораториясе мөдире вазифаларын башкара. 2021 елдан башлап эпизоотиягә каршы эш буенча җитәкче урынбасары - ветеринария табибы булып эшли.

Гаилә хәле: өйләнгән, өч улы бар.

Берләшмәнең элеккеге җитәкчесе Алмаз Газыймов вазифадан үз теләге белән китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев