Чисталык икеайлыгы кысаларында район административ комиссиясе секретаре Диләрә Сөнгатуллина футболчы малайлар белән чисталык акциясе уздырган.
2 нче Чирмешән мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнаучы малайлар (бертуган Азамат һәм Илназ Җиһаншиннар, Салават һәм Сәйдәш Улеевлар, Самат Нуретдинов, Богдан Казимиров, Роберт Караманов) үзләре туп тибә торган мәйданчыкта өмә ясаганнар. Спорт мәйданчыгы чистарып калган. Малайлар киләчәктә, зурлар әйткәнен көтмичә, бу эшне даими рәвештә башкарырга ышандырганнар.
Нет комментариев