Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә салымнар хакында “сәлам хатлары” киләчәк

Республикада физик затларның мөлкәти һәм 2020 елгы керемнәренә   салымнарын түләүгә уведомление кәгазьләрен тарата башладылар.

Әлеге документлар 2021 елның сентябреннән октябренә кадәр таратыла. Милеккә, җиргә һәм транспорт чараларына ия булган гражданнар исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиешләр.

Якын арада республика халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хәбәрләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинеттан кулланучыларга алар электрон рәвештә җибәрелгән. Шуңа күрә әлеге сервисны файдаланучыларга үз шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.

Санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:

- «Налоглар ФЛ» мобиль кушымтасы аша;

-Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында";

- Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы "Салымнар һәм пошлиналар түләү" сервисы ярдәмендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев