Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр балалары өчен яңа түләүләргә гариза бирә алалар

РФ Пенсия фондының район клиент хезмәте 1 июльдән яңа айлык түләүләргә гаризалар кабул итә башлады. Бу түләүләр 8-17 яшьлек балаларны  ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга яки, алимент билгеләнеп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаучы гаиләләргә бирелә. Шулай ук, түләү иртә срокларда медицина оешмасына исәпкә баскан авырлы аналарга да каралган.

-Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә билгеләнә, - ди райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина. – Алар тулы булмаган гаиләләргә баланың яшәү минимумының 50 проценты, йөклелек буенча – эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50 проценты күләмендә түләнә.

Республикада ялгызы бала тәрбияләүче гаиләләргә түләү һәр балага 4 997,5 сум тәшкил итәчәк, ә йөкле хатын – кызга 5 311 сум.

Түләүләр  алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә гариза бирелә. Шул ук вакытта, билгеле бер документлар исемлеген күрсәтеп, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә килеп тә гариза бирергә мөмкин.

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләү сорап мөрәҗәгать иткәндә гражданинга бары тик түләү өчен гариза гына бирергә кирәк, аннары Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак.

-Түләү билгеләгәндә гаиләнең 12 айлык кереме исәпкә алына. Тулы булмаган гаиләләрдә үсүче балаларга түләүләр ай саен бер ел дәвамында бирелә. Алар гариза биргәннән соң уникенче айга туктаячак, - ди Лилия Сәүбан кызы.

Тагын бер түләүгә алты яшьтән алып 18 яшькә кадәрге мәктәп укучыларының ата-аналары һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидлар дәгъва кыла ала. Бер тапкыр бирелә торган пособие өчен гаризалар 15 июльдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Ул августтан декабрьгә кадәр түләнәчәк.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев