Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән суганы җитми дә калган

Казанда узган традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсендә безнең районның мәгариф хезмәткәрләре дә катнашты. Мәктәпләр казанлыларга өч тоннага якын яшелчә тәкъдим итте.

 

-Әлеге чарага район мәктәпләре һәм аграр техникум хезмәткәрләре барды, - ди район мәгариф бүлеге методисты Ләйләгөл Моксинова. - Казанда чирмешәнлеләрнең татар, рус, чуваш, мордва ишек аллары эшләде. Алар сатып алучыларга төрле милләт җырлары да бүләк иттеләр. Чирмешәннән алып барган суган, бәрәңге, кишер, кәбестә, кабак, алма, тозланма, кайнатмаларның яңа  хуҗалары озак көттермәгән. аеруча Чирмешән суганына сорау күп булган, аны бик тиз алып бетергәннәр.

 

фото: Ләйләгөл Моксинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев