Чирмешән автовокзалында кибет буламы?
Соңгы көннәрдә Чирмешән автовокзалы турында төрле имеш-мимешләр таралды. Халык арасында биредә чираттагы сәүдә үзәге ачыла икән, дигән сүз йөри.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, без “Чирмешән АТП” директоры Рөстәм Гатинга мөрәҗәгать иттек.
-Автовокзалда ремонт башланды. Бу көннәрдә биредә керү-чыгу юллары (входная группа) яңартыла,-диде Рөстәм Минәсхәт улы. – Автобуслар элекегечә автовокзал территориясеннән китәчәк, монда билетлар сату өчен вагон куярга планлаштырабыз.
Рөстәм Гатин исә кибет хакында конкрет нәрсәдер әйтмәде.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев