Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәктәп юбилеена - йөз төп агач

Бәркәтә урта мәктәбе коллективы һәм укучылары агач утырту акциясенә кушылдылар, мәктәпнең йөз еллык юбилеена багышлап, йөз төп агач утырттылар.

Мәктәп территориясендә һәм аның янындагы беседка тирәсендә зәңгәр чыршы, нарат һәм миләш үсентеләре тамыр җибәрәчәк. Укучылар шулай итеп җир йөзендә үз эзләрен калдырачаклар. Алар яшь үсентеләрне карап, тәрбияләп тә торачак.

-Киләчәктә  бу территория паркка әйләнер, балалар утырткан кечкенә үсентеләрдән зур агачлар үсәр, - диде мәктәп директоры Габдерәшит Гыйнванов. – Еллар узгач, бүген бу агачларны утырткан укучылар горур агачларны күреп сокланырлар.

Сүз уңаеннан, утырту материаллары белән Чирмешән урманчылыгы тәэмин иткән.

фото: Розалия Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев