Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бакчага утыртырга ярамый торган үсемлекләрне атаганнар

Кайбер үсемлекләрдә наркотик һәм психотроп матдәләр бар.

Европа юридик хезмәте юристы Надежда Федорчук кисәтеп әйткәнчә, кайбер үсемлекләрне бакчага утыртырга ярамый. Ул “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә нинди үсемлекләрдән баш тартырга кирәклеге турында җентекләп сөйләгән.

Федорчук искә төшереп үткәнчә, безнең законнарда бакчада үстерү тыелган үсемлекләр исемлеге китерелгән. Алар арасында наркотик һәм психотроп матдәләрдән торган культуралар бар. Аерым алганда, Россия Хөкүмәтенең 2010 ел, №934 карарында билгеләнгәнчә, гавай розасы, зәңгәр лотос һәм хостилис мимозасы бакча кишәрлегенә утырту өчен тыелган культуралар исемлегенә кертелгән.
Законны белмәү җаваплылыктан коткармый. Шуңа күрә юрист бакчачыларга саграк булырга киңәш иткән. Законны санга сукмаган өчен 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки төрмә җәзасы (2 елга) янарга мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев