Җәмәгать судына кунаклар килде
Лашман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары район җәмәгать судына килгән.
Җәмәгать судьясы Наилә Вәгыйзова кунакларга “Ә судья кем ул?” дигән темага хокукый дәрес уздырган. Ул суд системасының төп аспектлары, судья һәм аның хокукый статусы турында сөйләгән. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев