Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

А, С һәм В витаминнары җитмәгәндә....

Язгы вакытта күпләрдә витаминнар кытлыгы булырга мөмкин, шуңа күрә аларның иммун системасы «соңгы чиктә эшли».

Витаминнар һәм файдалы микроэлементлар җитмәүнең сәламәтлеккә җитди проблемалар китерүе ихтимал.

Диетолог Елена Саломатина файдалы матдәләр җитмәгәндә нинди авыруларга тару ихтимал булуын санап үтте.

Организмында дисбаланс булган кеше күз күрмәү, анемия, хроник арыганлык, йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалары, иммунитет какшавы белән очрашырга мөмкин. Хәлне төзәтергә Д витамины ярдәм итәчәк. Шушы ук витамин чәчләргә һәм тешләргә йогынты ясый.

- Кышкы чорда безнең организм кояш нурларына зур кытлык кичерә. Сүз уңаенда, D витамины кытлыгы булган кешеләр коронавирус вакытында реанимациягә еш эләгә, - ди диетолог.

А витамины җитмәү дә күп проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта бигрәк тә вирус авырулары еш очрый.

С витамины җитмәү дә зур проблема. Аның запасын даими тулыландырырга кирәк. Моны рационга әче сортлы алма, кәбестә, кишер өстәп эшләргә була. Тагын аны җиләк-җимештән, мәсәлән, кара карлыганнан алырга була.

Ә менә D витамины белән яхшы тәэмин итүче - тәрәч бавыры, тагы да балыкның майлы төрләре.

Язгы вакытта күпләрдә витаминнар кытлыгы булырга мөмкин, шуңа күрә аларның иммун системасы «соңгы чиктә эшли».

- Рацион балансланган булырга тиеш: мәсәлән - иртән боткалар, иммун системасына һәм эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче әче сөт продуктлары, шулай ук майсыз яшелчә ашлары, ә иткә гарнир сыйфатында пешерелгән яшелчәләр, — ди белгечләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев