Бүген, 30 июньдә, Татарстанда дымлы, тотрыксыз һәм салкынча һава торышы саклана.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез яңгырлар явачак. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр көчәя, кайбер урыннарда аның тизлеге 15-20 метрга җитәчәк.
Көндез Татарстанда һава температурасы +18..+23 градус җылы булачак (ТР башкаласында – +18..+20 градус).
Нет комментариев