27 июньгә һава торышы
Бүген, 27 июньдә, Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак
Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин, көндезге сәгатьләрдә боз явуы ихтимал.
Урыны белән җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк. Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава +16...+21 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +19...+21 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев