11 декабрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

11 декабрьгә һава торышы

Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык була. Кайбер районнарда буран булу ихтимал.

Җил секундына 7-12 метр тизлек белән көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һаваның максималь температурасы -1 градустан -6 градуска кадәр була. Республиканың көнчыгыш өлешендә температура урыны белән -11 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.

 


Нет комментариев