Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Пензада Сабантуй чирмешәнлеләр катнашында узды

Инде берничә ел рәттән район вәкилләре Пензада Сабантуй уздыруда ярдәм күрсәтәләр.

- Татар халкының милли бәйрәме татарлар яши торган “Спутник” микрорайонында, Сура елгасы яры буендагы паркында үтте, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. – Безнең мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт программасы тәкъдим итте. Үзәк ашханә пешекчеләре бәйрәм кунакларын тәмле ашлар белән сыйладылар.

Пензаларга муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин котлау сүзләре ирештергәннәр, истәлек бүләге тапшырганнар.

Спортчыларыбыз да сынатмаган, көрәшче Ринат Гарифуллин үз үлчәү категориясендә беренче урын яулаган, Разыйф Гыйрфанов һәм Фәнил Шәрифуллин  - икенче урын ияләре.

Сүз уңаеннан:  500 меңнән артык кеше яшәүче Пенза халкының 35 меңе татарлар, ә өлкәдә алар 120 мең тирәсе үк икән. Шәһәрдә өч мәчет эшли.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев