Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Маратка яхшы, аның әбисе – укытучы

Чирмешәндәге икенче санлы мәктәптә дә яңа уку елы тантаналы төстә башланды. Әлеге уку йорты турында быел еш мактап сөйлиләр. Тикмәгә түгел, яңа уку елына әзерлек буенча алар районда иң яхшы, хәтта республика зона күләмендә җиңүчеләр арасында. Бу мәктәптә 141 укучы белем алачак, 14се беренче класска килде (былтыр бу саннар түбәнрәк...

Чирмешәндәге икенче санлы мәктәптә дә яңа уку елы тантаналы төстә башланды. Әлеге уку йорты турында быел еш мактап сөйлиләр. Тикмәгә түгел, яңа уку елына әзерлек буенча алар районда иң яхшы, хәтта республика зона күләмендә җиңүчеләр арасында.

Бу мәктәптә 141 укучы белем алачак, 14се беренче класска килде (былтыр бу саннар түбәнрәк булган).
-Бинада агымдагы ремонт үткәрдек. Җылылык системасы ашханәбез дә файдалануга күптән әзер,- ди мәктәп директоры Наталья Юрина. - Бакчабызда үстерелгән кайбер яшелчәләрне дә җыя башладык.
Бәйрәмгә бик күп кеше җыелды. Укучыларга, аеруча беренчеләргә, теләкләр теләнде, бүләкләр тапшырылды.
-Бүген минем оныгым Марат беренче класска укырга керә. Аңа һәм башка сабыйларга да яхшы укуларын телим,- диде үзе дә озак еллар мәктәптә укыткан Фәһимә апа Закирова. - Билгеле, баласы мәктәпкә баручы әти-әниләрнең дә мәшәкатьләре күбәя. Бергәләп дәрес тә әзерлисе, иртәрәк торасы да була.
Маратка яхшы, аның әбисе - укытучы, дәрес әзерләргә ул да булышачак.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан