Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Лашмандагы Авыл көне салют белән тәмамланды

Узган шимбәдә Лашманда үткән Авыл көне бәйрәме кичке 10га кадәр дәвам итте.

Көндез авылдашлар һәм кунаклар авыл үзәгендәге элеккеге стадионда көйләнгән мәйдан тирәсенә җыелды. Бәйрәм бүләкләүләрдән башланды. Уңган, оста лашманлыларны, әмирлеләрне сәхнәгә дәштеләр. Авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләрнең туганнарын, әниләрен дә онытмады. Аннан мәйданда Сабан туйларына хас күңелле уеннар, бәйгеләр башланды. Мәйданда хәтта әтәч тә кудылар.

Ә көрәштә батыр булып калган Рифат Талипов  зур телевизорга һәм тәкәгә ия. Шунысын да әйтик, бу көнне келәмдә кызлар да бил алышты.

Кичен бәйрәмне Казаннан килгән артистлар дәвам итте. Ахырдан салют аттырдылар.

Марат Гомәров, Эльмира Шәрифуллина фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев