Лашман авылында да Сөлге җыйдылар. Шушы төп бүләкләр Cабан туеның чабышкы атларына булачак.
Узган ел ахырында һәм бу ел башында Лашманга алты килен төшкән. Әүвәл бәйрәм колгасын яшь парлар: Рәзил һәм Гөлназ Динмөхәммәтовларның, Илшат һәм Айсылу Садыйковларның сөлгеләре бизәгән. Сөлгеләр әле тагын булган. Равил Гатин гармунына бәйләнгән кызлар үзләре чиккән кулъяулыклар – шулай ук кадерле бүләк. Егетләр шушы рәвешле кичкә кадәр, зур авылның һәр йортына кереп, Сөлге котлатып йөргәннәр.

-Бу көнне балалар, элеккеге гадәт буенча, йомырка да җыйдылар. Сөлге җыючы 15ләп егетебезне кайнар коймаклар белән сыйлаучы хуҗабикәләр дә булды. Аларга да, сөлге җыйган егетләребезгз дә бик зур рәхмәт, - ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Шакирова.

Гүзәл Шакирова фотолары.
Нет комментариев