Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Иске Үтәмештә Авыл көне яңартылган Мәдәният паркында узды

Соңгы елларда авылларда Авыл көнен уздыру матур традициягә әверелде. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан да кунаклар кайта, килә. Нәкъ шундый бәйрәм Иске Үтәмеш авылында да үтте.

Биредә бәйрәм оештырырга саллы сәбәп тә бар – Сабан туйлары уза торган паркны төзекләндергәннәр. Авыл көнен дә паркка керү юлында урнаштырылган тимер капкага бәйләгән ал лентаны кисүдән башлап җибәрделәр. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты.

-Без төрле объектлар, парклар ача алабыз, ләкин анда халык йөрмәсә, аларның кирәге юк. Шуңа күрә бу мәйдан кирәк булсын, монда төрле күңелле чаралар үзсын, халык туган ягын сагынып кайтсын, - диде Рамил Тәлгать улы.

Мәдәният паркында зур сәхнә, тамашачылар өчен уңайлы эскәмияләр, бәдрәфләр дә ясаганнар.  

-Әлеге паркка Касыйм Исмәгыйлов нигез салды, аннан соң минем абыем, XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән Рәис Мингулов биредә байтак эшләр башкарды, агачлар утырттырды, тирәсен әйләндереп алдырды. Һәм менә, ниһаять, минем хыялым да тормышка ашты, парк яңа төс алды, биредә уңайлыклар булдырылды. Моның өчен республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә зур рәхмәт, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.

Бәйрәм берничә өлештән торды. Әүвәл бүләкләр тараттылар: бәйрәм оештыруга өлеш керткән авылдашларга, быел туган сабыйларның әти-әниләренә, махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның әниләренә, авылның иң өлкән кешеләренә…

Аннан соң мәйданда кызыклы уеннар оештырылды. Авыл үзешчәннәре җыр-моңнарын бүләк итте. Гомумән, бу көнне бәйрәм итәргә, күңел ачарга, очрашырга, сөйләшергә барлык мөмкинлекләр дә бар иде биредә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев