Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Иске Котыштан Алексей Кузьмин бәйрәмнән автомобиль белән китте

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан яшьләрнең ял итү үзәге каршында оештырылган бәйрәм чарасына йөзләгән кеше җыелды, балалар белән бергә әти-әниләре, әби-бабайлары да күңел ачты. Бәйрәмне оештыручылар берәүгә дә боегып утырырга ирек бирмәделәр. Кунаклар рәхәтләнеп яшь башкаручылар катнашында концерт карадылар, шул ук вакытта балалар өчен аерым мәйданчыклар да...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан яшьләрнең ял итү үзәге каршында оештырылган бәйрәм чарасына йөзләгән кеше җыелды, балалар белән бергә әти-әниләре, әби-бабайлары да күңел ачты.


Бәйрәмне оештыручылар берәүгә дә боегып утырырга ирек бирмәделәр. Кунаклар рәхәтләнеп яшь башкаручылар катнашында концерт карадылар, шул ук вакытта балалар өчен аерым мәйданчыклар да эшләп торды: берәүләр рәсем конкурсында катнашты, икенчеләр җитезлекләрен сынады, табышмакларга җаваплар да эзләделәр, шигырьләр дә сөйләделәр, хәтта пичәтләүче машинкада язып карау мөмкинлеге дә булды. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәгәндер.

Ә 4 яшьлек Иске Котыш малае Алексей Кузьмин бу чарадан КамАЗ машинасы ук алып китте. Әлеге уенчык бүләк аңа район газетасы сайты оештырган "Балачак мизгелләре" фотоконкурсында җиңгән өчен тапшырылды. Алексейның фоторәсеме дистәләгән көндәшләре арасында 636 тавыш җыеп беренче булды.

Уен-конкурслар тәмамлангач балалар яшьләрнең ял итү үзәгендә әти-әниләре белән рәхәтләнеп мультфильм карап ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined