Чирмешәннең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Мәскәүдән дә бүләк җибәргәннәр
100гә якын авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен район үзәгендәге ресторанда зур табын кордылар.
Авыл хуҗалыгындагы быелгы эшләребезгә нәтиҗә ясау, иң уңганнарны хөрмәтләү чарасына зур кунаклар – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефтепром – Зюзеевнефть” җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин да килгәннәр. Бу да басуларда, фермаларда хәләл көчен куючы якташларыбызга ихтирам билгесе.
-Сезгә, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, иртәдән кичкә кадәр, хәтта төннәрен дә, табигатьнең көйсезләнгән вакытларында да эшләргә туры килә. Көндәлек хезмәтегез җиңелләрдән түгел, шулай да районыбыз уңышларына биниһая күп өлеш кертәсез. Хәрби операциядә катнашучы егетләребез дә сезнең игътибардан читтә калмый. Бик зур рәхмәт барчагызга да, - диде район башлыгы Рамил Айбатов кунакларны котлап.
Рамиль Тәлгать улы әйтүенчә, хәзер авыл хуҗалыгында төп бурыч - районда терлекләрнең баш санын арттыру. Әлеге уңайдан республика Рәисе безнең районга бүлеп биргән 100 миллион сум акчага, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, “Ильхан” җәмгыятенә узган елда - 300, быел 166 баш тана алынган. Әлеге хуҗалыкта сыерлар санын 800 башка җиткерү бурычы куела. Башка хуҗалыкларда да терлекчелеккә игътибарны арттыру зарур.
Гомумән, быел районда, былтыргы бу чор белән чагыштырганда, көненә сөт 2,5 тоннага күбрәк савыла.
Бәйрәмдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин да хезмәт батырларына рәхмәтләрен ирештереп, якташларыбызны зур бүләкләр белән сөендерде. Алар Мәскәүдән дә бар. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллинга, район ветеринария берләшмәсе ветеринария фельдшеры, аптека мөдире Ландыш Сәмәрхановага агросәнәгать тармагында күп еллар намуслы хезмәт иткәннәре өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте тапшырылды.
“Ильхан” җәмгыятеннән сыер савучы Рәисә Гатинаны, Кармыштан “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Газыймҗан Ганиевны, “Әккәрәй” җәмгыяте сыер савучысы Любовь Данилованы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлегенең өлкән белгече Дания Фәхретдинованы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. “БИО-АГРО” җәмгыяте тракторчы-машинисты Рәмис Нигъмәтуллин, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы инженеры Фәнис Минегулов шушы ук министрлыкның Рәхмәт хатына ия булдылар.
“БИО-АГРО” җәмгыятеннән Рафаэль Гыйләҗевның хәтерендә дә бүгенге бәйрәм озакка уелып калыр. Белемле агроном район башлыгының Мактау грамотасына лаек булган. Ә “Сөлчә” җәмгыятеннән терлекчелек операторы Андрей Муськинга, “ЧИРМЕШӘНАГРО” тракторчысы Александр Беззубовка, Кармыштан “Фәтхетдинов И.И.” крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек операторы Руслан Галинга, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте ындыр табагының склад мөдире Светлана Мяльдзинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Саннар телендә:
-райондагы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 400гә якын якташыбыз хезмәт куя;
-район хуҗалыкларында 71,4 мең гектар чәчүлек җирләре исәпләнә, шуның 52 процентын инвесторлар эшкәртә;
-быел авыл хуҗалыгы берләшмәләре 156 миллионнан күбрәк суммага 16 берәмлек яңа техника алганнар;
-быелгы уракта тулаем 87,6 мең тоннадан күбрәк бөртеклеләр суктырылган, уңдырышлылык – 1 гектардан 25,4 центнер.
“Сөлчә” җәмгыятеннән Андрей Муськин 1992 елдан бирле терлекчелектә хезмәт куя.
-Эшебез бик иртә башлана, авыл тормышы бит, фермада да эшләгәчтән, малларны вакытында ашатырга, асларын чистартырга, азыгын кертергә кирәк, - ди Андрей Павлович.
“Ильхан” җәмгыятендә сыер савучы Рәисә Гатинага (Туймәт авылыннан) хезмәттәшләре бүген иртән ял биргәннәр, шулай да бәйрәмнән соң әле ул кичке савымга барачак.
-Безнең эшебез дә иртәнге 5тән башлана, көндезге 9га кадәр савабыз. Кич белән дә 5кә киләбез, 9га кадәр эшлибез, - ди Рәисә Галимҗан кызы. –Бүген бәйрәмгә бик сөенеп килдем. Хезмәтеңне шулай күрсәләр, кемгә дә кызык. “Ильхан” җәмгыяте идарәчеләренә дә, район җитәкчеләренә дә бик зур рәхмәт.
Шулай итеп авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ресторанда әзерләнгән мул табында тәм-томнар белән сыйланды. Ә район мәдәният йорты артистлары уңганнарыбызны матур җырлары белән рухландырды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев