Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Россия көнендә дәүләт символикалары значоклары ясады

Россия көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган бәйрәм концерты барышында үзәк китапханә хезмәткәрләре мастер-класс та үткәрделәр.

-Балалар Россия Федерациясе символикалары белән значоклар ясадылар, аларның өлгеләрен алдан ук әзерләп килгән идек. Әзер күкрәк билгеләрен чарага җыелган халыкка бүләк иттек. Шулай ук малайлар һәм кызлар асфальтта рәсемнәр ясадылар, ә кәгазьгә төшерелгән рәсемнәрне буяуда өлкәннәр дә теләп катнашты, - ди үзәк китапханә хезмәткәре Маргарита Игнатьева.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре татар, рус, чуваш телләрендә җырлар башкардылар, күпчелеге – Россия, туган ил, туган җир хакында.

-Безнең районда төрле милләт вәкилләре яши, иң мөһиме – дус, тату, үзара аралашып гомер итәбез. Халкыбыз милли бәйрәмнәрне дә, бер-берсен котлап, бергәләп үткәрә. Киләчәктә дә якташларыбыз шулай дус булып калсын, - дип теләде бәйрәмгә чыккан Тамара Тимохина.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев