Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә иң яхшы полиция хезмәткәренә Мирсәет Кәбиров исемендәге премия тапшырдылар

Чирмешәндә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен елдагыча зурлап билгеләп үттеләр. Быел погонлы якташларыбыз район мәдәният йортында җыелдылар.

Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашып, полиция хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

-Җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, җинаятьчелеккә каршы торуга һәм гражданнарыбызның иминлеген саклауга керткән зур өлешегез өчен рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри казанышлар телим. Сезнең тырышлыгыгыз киләчәк буыннар өчен үрнәк булсын, - диде Рамил Тәлгать улы.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә иң яхшы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга бүләкләр тапшырдылар.

Шешминка егете Иван Зубов мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 2016 елда полиция бүлегенә эшкә урнаша.

-Хәзер кинолог булып эшлим, гаепләнүчеләрне саклау һәм озату (конвойлау) төркемендә. Армиядә хезмәт иткәндә үк полициядә хезмәт итү теләге туды, кайтып хыялымны тормышка ашырдым, - ди Иван Юрьевич.

Якташыбызны бәйрәмдә ике тапкыр сәхнәгә дәштеләр. Ул медаль һәм муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Түбән Кәминкәдән Илшат Задайханов та бүген бүләкләнүчеләр рәтендә. Ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия.

-Балачактан ук полициядә хезмәт итәргә хыялландым. Кечкенә вакытта милиционерлар турында караган кинолар әле дә хәтердә. Шуңа да 2013 елда район бүлекчәсенә урнаштым. Оператив кизү торучы булып хезмәт итәм. Безнең эшебезне шулай югары бәяләгәннәре өчен барысына да рәхмәт, - ди якташыбыз.

Бәйрәмгә җыелган ветераннар хатирәләрен яңарттылар, хезмәт иткән вакытларын искә алдылар. 2009 елның декабрендә куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда  һәлак булган хезмәттәшләрен, милиция майоры Мирсәет Кәбировны бер минут тын калып искә алдылар.

Чирмешән полиция бүлекчәсендә ел саен иң яхшы хезмәткәргә якташыбыз Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә. Быел әлеге бүләккә полиция майоры Сергей Баляев лаек булды.

 ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев