Чирмешәндә Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде
Матур традиция буенча быел да район үзәгендә тантаналы шартларда бәйрәм ясап, Яшьләр мәйданчыгындагы купшы чыршының утларын кабыздылар.
Бәйрәм чарасына олылар да, балалар да күп җыелды. Кунаклар җырлап-биеп Елан елын озаттылар һәм Ат елын каршы алдылар.
Төп чыршыны ачуда катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр арасында территорияне иң матур бизәү конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Иң оригиналь бизәүчеләр сертификатларга ия булдылар. Район җитәкчесе кунакларны бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен ирештерде.
Авыл җирлекләре арасында җиңү яулаган Ульяновка авыл җирлеге 30 мең сумлык сертификатка ия булды. Беренче урын алган Бәркәтә авыл мәдәният йорты, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе, Чирмешән районы коммуналь челтәрләре предприятиесе, Ульяновка авылындагы шәхси эшмәкәр Прокофьевлар да шундый бүләккә ия булдылар. Йорт тирәләрен иң матур бизәүче шәхси хуҗалыклар да бүләксез калмады. Чирмешәннән Гозәеровлар, Күтәмәдән Быковлар һәм Иванкиннар, Иске Үтәмештән Суфияновлар, Ульяновкадан Ивановлар гаиләләренә 10ар мең сумлык сертификатлар тапшырдылар. Икенче, өченче урын алучылар да бүләксез калмады.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев