22 декабрь 2025 яңалыклары
-
Гонконг гриппының билгеләре нинди?
Гонконг гриппының аермалы билгеләре – симптомнарның тиз арада көчәюе һәм аларның нык сизелүе, тән температурасының 38-39 градуска кадәр күтәрелүе. Бу хакта инфекционист Екатерина Болдырева кисәтте.
-
Яңа ел табынына 7 салат рецепты
Яңа ел өстәленең патшасы – салат. Ә иң яхшысы – берничә салат булсын: төрле-төрле, ләкин туклыклы, күптөрле ингредиентлы һәм майонез яки башка аппетитлы соус белән. Чөнки елга бер генә тапкыр төн уртасында туйганчы ашарга ярый. Шуңа күрә тавык түшләре, ананас банкалары һәм сусыл креветкалар сатып алыйк. Яхшы помидорлар һәм кетердәп торган салат та комачау итмәс.
-
Бу атнада Татарстанда һава температурасы -30 градуска кадәр түбәнәячәк
Татарстанда бу атнада кисәк суытачак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына биргән аңлатмасында шул хакта хәбәр итте.
-
Чирмешәндә Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде
Матур традиция буенча быел да район үзәгендә тантаналы шартларда бәйрәм ясап, Яшьләр мәйданчыгындагы купшы чыршының утларын кабыздылар.
-
22 декабрьгә һава торышы
22 декабрьдә Татарстанда болытлы һава, шулай ук бераз кар явачак.