Чирмешән районында Өлкәннәр көнендә әби-бабайлар игътибарсыз калмады
Районның төрле оешмаларында хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән 200ләп якташыбызга Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм оештырдылар.
Чара кунаклары район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт карап ял иттеләр, аларны район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр белән дә сөендерделәр.
Өлкәннәребезне район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде, аларга һәм гаиләләренә саулык, иминлек теләде. Казаннан килгән кунак - Федераль казначылык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов та тамаша залындагыларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм өлкәннәргә булган ташламалар белән таныштырда.
Бәйрәмгә килгән кунакларыбызның байтагының элек хезмәт куйган оешмалары эшчәнлекләрен туктаткан һәм аларны Өлкәннәр көнендә искә алучы булмаган. Алар бәйрәмгә чакыруга, мондый игътибарга бик шатланганнар, хәтта кайберләренең күзләре дә яшьләнгән.
25 елга якын район үзәк ашханәсендә директор булып эшләгән Мамурә Гафиева да бәйрәмгә кунак буларак чакырылган.
-Районда хезмәт юлымны ашханәдә склады мөдире булып башладым, аннан соң сәүдә үзәге директоры итеп билгеләделәр, соңрак үзәк ашханәне җитәкләдем, - диде Мамурә Галимҗан кызы. – Эшләгән вакытта төрле хәлләр булды, хәзер инде аларны кызык итеп искә төшерәбез. Чарага чакырган өчен район җитәкчелегенә рәхмәт, хезмәттәшләребез дә онытмыйлар.
Район башлыгы һәм Казаннан килгән кунак 101 яшьлек Мөнирә әби Гурьеваны Өлкәннәр көне белән котларга күрше Әлмәт районы Елховой авылына бардылар. Якташыбыз Кызыл Яр поселогында туып үскән, гомере буе диярлек шунда яшәп хезмәт куйган, бүген ул монда кызы Роза, кияве Фәндәс тәрбиясендә гомер кичерә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев