2 октябрь 2025 яңалыклары
-
Бакчаны кышка ничек әзерләргә?
Октябрь – бакчаны кышка әзерләп калдыру ае. Агач-куакларның суыкларны ничек кичерүе бакчачының бүгенге тырышлыгына бәйле. «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова төп эшләр турында искә төшереп үтте.
-
Кара миләш хәтерне яхшырта
Аны кышкылыкка күпләп әзерләргә онытмагыз.
-
Быел кышның ничек булачагын әйткәннәр
Быелгы кыш Россиянең күпчелек өлешендә узган елдагыга караганда суыграк булачак. Россия Гидрометеоүзәгенең фаразы шундый, “Россиянең бөтен территориясендә диярлек декабрь аенда уртача температураның 2024 елдагыга караганда түбәнрәк булуы күздә тотыла.
-
Чирмешән районында Өлкәннәр көнендә әби-бабайлар игътибарсыз калмады
Районның төрле оешмаларында хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән 200ләп якташыбызга Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм оештырдылар.
-
2 октябрьгә һава торышы
Бүген Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы көтелә.