Чирмешән районына быел кунаклар күп киләчәк
Җәен районда әллә ничә зур, масштаблы мәдәни чара үтәчәк. Тәүгесе – Сабан туе.
Район башкарма комитетыннан белешүебезчә, район үзәгендә Сабан туен 6 июньдә, ә авылларда 7 июньдә бәйрәм итәчәкбез.
26 июньдә Чирмешәндә республика журналистлары җыелачак. Бу көнне “Сабантуй” стадионы “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре Спартакиадасы үзәгенә әверелә.
11 июльдә тагын кунаклар кабул итәбез. Районда республика күләмендә “Уяв” чуваш милли бәйрәме уза.
8 августта Чирмешән быел да “Суган даласы” төбәкара фестиваль кунакларын кабул итәчәк.
29 августта исә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы көне һәм Чирмешән авылы көне уңаеннан зур бәйрәм оештыру планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, 20 июньдә райондашларыбыз үзләре кунакка барачак. Якташларыбыз Самара шәһәре Сабан туен күтәрешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев