Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы инвалидлар оешмасы тагын кунаклар җыйды

Район инвалидлар оешмасы бер юлы Корбан ашы да, Гаилә көнен дә үткәрде.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләр чакырылган әлеге чара Якты Тау авылы имамы Ислам Нотфуллин һәм аның шәкертләренең Коръән укып багышлавыннан башланды. Мәҗлес табынын көйләргә Якты Таудан Махибәрә Сафина һәм Чирмешәннән Рузилә Минхәерова корбан ите биргәннәр.

-Рәхмәт игелекле якташларыбызга. Аларның гозерләрен үтәдек, кунакларыбызны корбан шулпасы белән сыйладык, - ди инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова.

Бәйрәмнең төп өлеше Гаилә көненә багышланды. Мәҗлес кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова котлады, кафе залында утыручы гүзәл затларга бүләкләр тапшырды.

Чирмешәннән Айзирәк Габдрахманова бәйрәмгә кызы һәм улы белән килгән. Чараның оештыручылары Мәдинә Талиповага һәм Ирина Митяевага ул бик рәхмәтле.

-Шундый очрашуларда башка ата-аналар белән күрешәбез, үзебезнең проблемаларны, тормыштагы кыенлыкларыбыз белән уртаклашабыз, киңәшләшәбез. Бу чаралар безнең балаларга да бик кирәк. Алар күп вакытларын өйдә үткәрәләр, ә монда килеп үзләренә иптәшләр табалар, аралашалар, - ди Айзирәк ханым. – Бәйрәмнәрдән барыбыз да дәртләнеп, күтәренке кәеф белән кайтабыз.  

Балалар төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. Җырлап, биеп, шигырь сөйләп, үзләренең талантларын күрсәтүчеләр дә булды. Әлбәттә, оештыручылар бер генә гаиләне дә бүләксез калдырмады.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев